ШАҢГЫРДА’У ф. к. шаңгырау. Шаңгырдап чыккан шул агач көе ничек шулай бөтен авылны дулкынландыра ала икән? Г.Бәширов. Кинәт өйнең иске бишмәт чабуы кебек җилдә җиңеләйгән, калтайган ишеген эчтән этәреп җибәрделәр, ишек шаңгырдап ачылды ---. А.Хәлим ◊ Шаңгырдап торган Бернинди кимчелеге булмаган, нык, сыйфатлы, яңа (йорт, бүрәнә, бура тур.). Төп нигез таштан корылды. Кып-кызыл, янган кирпечтән ---. Икенче йорт шаңгырдап торган нараттан салынды. Р.Батулла Шаңгырдап алу к. шаңгырап алу. Төнге салкында каткан өйалды сайгаклары шаңгырдап ала, һәм, баскычны шыгырдатып, берәү безнең янга төшеп килә. М.Мәһдиев Шаңгырдап кую к. шаңгырап кую Шаңгырдап тору к. шаңгырап тору. Пөхтә итеп җәелгән паласлар өстендә ап-ак йон оекбашлары белән тигез рәтләргә басып, шаңгырдап торган көчле тавыш белән тәравих зикерен әйткән безнең ак бабайларыбыз һәм авыл аксакаллары әле дә күз алдында ---. Безнең гәҗит Шаңгырдый башлау к. шаңгырый башлау |