ШАҢГЫРА’У ф. 1) Тонык кына калын тавыш белән яңгырау. Карчыга, канат ачып, һава йөзенә чыкты һәм --- очып йөргәндә күрде: бер кыр бүдәнәсе дигән көяз кош төрле көй вә наз белән ары-бире әйләнеп йөреп очадыр вә шаңгырап көлүе белән тау-ташны яңгыратадыр. Әкият. Күк ярылып чатырдый, тау шаңгырый ---. Дәрдемәнд 2) Кайтавазланып яңгырау; гөжләү. Карт, мәһабәт ямь-яшел урман музыканың һәм кошларның төрле ноталары белән бер яңгырады, бер шаңгырады, бер моңлы гына ыңгырашты, бер шат кына көлеп тагы яңгырады, тагы шаңгырады. Ф.Әмирхан 3) күч. диал. к. шаңку ( 1 мәгъ). Ире килеп җиткәндә, хатын җансыз иде инде. --- Яшь врач тәмам шаңгырап, нишләргә белми утырганда, баш табиб Риф Фәритович үзе килеп керде. З.Мурсиев Шаңгырап алу Берникадәр вакыт шаңгырау Шаңгырап калу Кинәт, берәр көтелмәгән хәлдән шаңгырау. Ходай кодрәте белән адәм баласының табигате шулай корылган – ул чиксез бәла, кайгы килгәндә шаңгырап кала, ягъни афәтнең шулкадәр дә зур --- икәнен шундук аңлап бетерми. З.Мурсиев Шаңгырап кую Кинәт, көтмәгәндә, бер тапкыр шаңгырау. Яшен суккан агач сыкрап шаңгырап куйды Шаңгырап тору Әле, хәзер, сөйләү моментында шаңгырау Шаңгырый башлау Шаңгырарга тотыну |