ШАҢГЫР иярт. 1. Тимер тимергә бәрелгәндә чыккан саңгырау, тонык чыңлау тавышын белдерә. Чиләк шаңгыр итеп тимер кисәгенә бәрелде
2. и. мәгъ. Шундый тавыш. Шаңгыр яратмаган кеше тимерче алачыгына кермәс. Мәкаль