ШАНТРАПА и. фр. сөйл. 1. 1) Халык арасында авторитеты булмаган, абруйсыз, әһәмиятсез, юньсез, начар кеше. Рафил Зәйнуллин спектакльдә ике роль – һәрьяклап уңай герой Фәнилне һәм порнуха яратучы шантрапа, эретеп ябыштыручы Илмир ролен башкарды. Сәхнә

2) Теләсә нинди юньсез кешеләр, әтрәк-әләм. Икебез ике марҗа кызын эләктереп китеп барганда, әллә каян бер көтү шантрапа килеп чыгып безгә ташланмасынмы? Ф.Яруллин. Чөнки шулкадәр әшәке система төзелгән – җыен шантрапа хакимият башында утыра. З.Зәйнуллин

2. с. мәгъ. Абруйсыз, әһәмиятсез, юк-бар, ни җитте шундый, килде-китте (кешеләр тур.). Җыен шантрапа халык килеп тулгач, яхшы фатир да булмый. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә