ШАНТАЖЛА’У ф. Берәүнең серен, гаебен, җинаятен белеп, шуны фаш итү белән янап, аннан акча яки берәр башка нәрсә таләп итү, берәр үзенә файдалы эш-гамәлгә мәҗбүр итү. Син мине шантажлый алмассың, кабахәт! Р.Батулла

Шантажлап алу Аз гына шантажлау. Мин дә, сүзне уенга борып: «Ә мин син әйткәннәрне Мәдинә апа белән Хаммат абыйга (сугыштан соң туган балаларның исәннәре) «шакыйм», – дип «шантажлап» алдым. Татарстан яшьләре

Шантажлап тору Даимән, гел шантажлау; хәзер, әле шантажлау

Шантажлый башлау Шантажларга тотыну. Һәм мәкерле Дәрвиш, шушы хәлдән файдаланып, Тәңкәбикәне шантажлый башлый. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә