ШАНСОНЬЕ и. фр. Гадәттә үз җырларын башкарган француз эстрада җырчысы; гомумән автор-башкаручы. Җир яшьлеген балкып җырлады ул, кушылды аңа Кояш – шансонье!.. Җир утлары кушыла аңа янып, дөрләп кушыла кояш факеллары. Роб. Әхмәтҗан. Шушындый ук йортта, әле биредән ерак тa түгел бугай, чыгышы белән әрмән булган бөек француз җырчысы шансонье Шарль Азнавур тора иде. Р.Мирхәйдәров |