ШАНСОНЕ’ТКА и. фр. 1) Кафешантаннарда җырлана торган җиңел, кайвакытта әдәпсезрәк эчтәлекле эстрада җыры 2) Шундый җырлар башкаручы хатын-кыз, кафешантан җырчысы. «Болгар», «Амур», «Сарай» номерларында татар рестораннары, татар музыкантлары, татар җырчылары (дөресрәге, шансонеткалары). Ә.Еники. Ильич, эшче кварталларда бөтен нәрсә турында – исерек крестьяннарның депутатлар палатасына узгынчы бер агитаторны сайлаулары турында, балалар тәрбияләү турында, эшсезлек һ.б. турында җырлаучы революцион шансонеткаларны тыңлау өчен, төрле кафеларга һәм шәһәр чите театрларына бик теләп йөри иде. Казан утлары |