ШАНСОН и. фр. 1) Берничә тавышка башкарылган борынгы француз җыры 2) Шансонье репертуарындагы халык яки заманча эстрада җыры, XX гасыр француз эстрадасының популяр жанры 3) Заманча музыканың төрле жанрларын, башлыча халыкчан, гади көйле һәм эчтәлекле җырларны берләштергән җыйма термин. Башка җырлар ниндирәк рухта, барысы да шансон стилендәме? Яшьләргә юнәлгәне бармы? Р.Исхакый. Татар җыры соңгы вакытта бик нык чуарланды, шансон, попса һәм рэп җырлаучылар барлыкка килде. Кәеф ничек? |