ШАНС и. фр. Берәр эш-хәлнең үтәлүе, өмет-теләкнең тормышка ашуы өчен барлыкка килгән уңай момент, шуның өчен кирәкле шарт, форсат, мөмкинлек. Булырмы ул, тарих безгә шанс, өмет бирерме? Н.Шәрифуллин. Бу – гомергә бер була торган шанс. Кулдан ычкындырсак, без – ахмак, дурак, дундук! Соңыннан гомер буе үкенәчәкбез. Н.Гаетбай |