ШАНЛЫ с. кит. к. данлы. Кояш астында үз урыныңны алып, җирдә ышанычлы нык басып яши алу, шуңа өстәп зур хезмәтләр һәм шанлы исем калдыру, һай, җиңел түгел бу дөньяда! Р.Фәйзуллин. Янгын давыллары Казан өстендә байтак булды, булачаклары хәтәррәк, ә без күргәннәр, сез күрәчәкләрне оныклар, торыннар каян белер? Данлы, шанлы тарихыбыз янып бетәчәк. Р.Батулла |