ШАН и. гар. кит. 1) к. дан ( 1 мәгъ.). Иптәш Исхаков хезмәт иткән полк байрагы кышкы һөҗүм сугышлары вакытында яңа дан, яңа шан белән бизәлә. Г.Кутуй. Дан килер, Шан килер – Илеңдә күкрәрсең!.. Л.Зөлкарнәй

2) Дәрәҗә, мәртәбә, престиж, игътибар, абруй, шөһрәт. Бу унике агай-эне... Биктимер бабайның шанын, шәрәфен саклап, шуның аркасында үзләре дә рәхәт-рәхәт яшәп килделәр. К.Тинчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә