ШАМПУНЬ и. ингл. 1) Чәч юу өчен кулланыла торган, сыекча, крем яки порошок хәлендәге хуш исле матдә. Сиңа нинди шампунь кирәк, Фирая, майлы чәч өченме, әллә кавыклы чәч өченме? Л.Лерон. Чәчләрне шампунь белән юганнан соң кондиционер куллану да мөһим. Матур буласың килсә

2) Хайваннарны яки техниканы юу өчен кулланыла торган, гадәттә сыек хәлдәге махсус кушылма. Сезнең халык, эт малае диеп уйламассың. Үзеннән хушбуй исе килеп тора. Затлы шампунь белән юганнар. Д.Салихов. Тобикның йонын матурлап кыркалар, затлы шампунь белән юалар. Бу эшкә Галочкин илле сум түли. М.Юныс

3) Гомумән хуҗалыкта юу, чистарту, тап чыгару, ялтырату кебек төрле максатларда кулланыла торган сыек көндәлек химия чарасы. Ак, кызыл, кара мәрмәр җәйгән киң проспектларны шампунь белән юа торган техника кайтартканнар. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә