ШАМОТ и. фр. тех. 1. 1) Югары температурада яндырылып, утка чыдам хәлгә китерелгән кызыл балчык яки каолин. Сынчы күбрәк балчыкның бик йомшак һәм җылы шамот дигән төрен кулланырга ярата. Л.Әсәдуллина 2) Шундый ысул белән ясалган кирпеч, плитка һ.б.ш. нәрсә. Шамот заводы прокат корпуслары, тагын ниләр генә юк иде анда! Казан утлары 2. с. мәгъ. Шундый ысул белән ясалган, утка чыдамлы. Шамот кирпеч |