ШАМБЫ и. фин-угор зоол. Тәрәчсыманнар отрядыннан төче суларда тереклек итә торган ерткыч балык; жумба; русчасы: налим. Көмештәй ялтырап торган чабагын да, юантык кызылканатын да, сап-сары, чабатадай киң корбанын да, кап-кара, шома сыртлы шамбысын да, тыгыз һәм симез тәнле бәртәсен дә, буй-буй майкалы алабугасын да, ертлач оптысын да аз каптырмадылар алар. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә