ШАМАНЛЫК и. 1) к. шаманизм. Шулай итеп, ул регионнардагы төрки халыклар меңнәрчә еллар элек шаманлыкта булганнар, аннары тәңречелек дине тотканнар (һуннар, төркиләр) ---. И.Хуҗин. Безнең Гәрәй һәрнәрсәдән шаман инструментлары эзли. – Диплом темасы шаманлык булгач. М.Госманов

2) Шаман булу . Шаманлык һөнәрендә иң мөһиме – табигатьтәге хайван, агымсу, җил-давыл авазларына имитация ясау була (төрки телләрдә тәкълиди сүзләрнең байлыгы шуннан килсә кирәк) ---. Р.Әхмәтьянов. Якут олонхоларының уңай персонажлары, Алтай эпосы каһарманнары, безнең мәшһүр Идегәй кебек батырларда сихер көче, магия, тылсым, шаманлык, кансызлык, чиктән ашкан кирелек, үзсүзлелек, мактанчыклык кебек сыйфатларның барысы да бар. Ф.Урманче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә