ШАМАНИЗМ и. эвенк. + гр. Шаманның транс («камлау») халәтендә рухлар белән элемтәгә керә алу мөмкинлегенә ышануга таянган, магия, анимизм, фетишизм һәм тотемизм белән бәйле диннең башлангыч формасы. Ләкин казакълар чын мөселманнар түгел, шаманизм дине аларның тормышында гореф-гадәт төсен алганга, казакъның дин белән артык эше юк. Г.Ибраһимов. Чувашларның дини инануларында галимнәр зороастризм һәм шаманизм элементларын табалар; шулай ук ислам дине дә чувашларның дини карашларында яңа культлар барлыкка килүгә этәргән. Б.Хәмидуллин |