ШАМАН и. эвенк. Шаманистик, мәҗүси ышанулар буенча, транс халәтенә кереп рухлар белән аралаша, шулар ярдәмендә авыруларны дәвалый, күрәзәлек итә дип күзалланган дин әһеле; кам. Безнең максат – халыкны шаманнардан, төрле еретиклардан арындыру һәм изге дингә тарту... М.Хәбибуллин. Сине – христиан диненә йөз тоткан императорны – камнар, шаманнар кызыксындырмагач, хәбәр итеп тормадым. З.Хәким 2) к. шаманизм. Шаман йолаларында даими кулланыла торган шөлдерле барабанның иң әһәмиятле детале – тоткасы каен агачыннан ясалган. Ф.Урманче 3) күч. Күз буяучы, махинация остасы. Казан шаманнары федераль салымнарны азрак түләп, милли кесәләрен калынайткан нефтедолларлар хисабына ачәрвахлар үрчетеп яталар, имеш. А.Тимергалин |