ШАМАКА’Й УЕНЫ и. 1) этн. Яшьләрнең кичәләрендә җен булып киенгән кызның башкаларны аздыру өчен вәсвәсәләр сөйләвеннән гыйбарәт драматик күренеш. Драматик (ягъни диалоглы, кара-каршы әйтешә торган) әсәрләр булса да, алар халыкта күбрәге шамакай уеннары, «Алырмын кош – бирермен кош», «Күктә, күктә ниләр бар?» уеннарында әйтелә торган сүзләр шикелле генә нәрсәләрдер. Г.Газиз. Аулак өйдәге иң кызыклы уен – шамакай уенын Саҗидә башлап җибәрде. М.Галәү

2) Кирәкмәгән эш-гамәл, килешмәгән кыланыш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә