ШАМАКАЙЛЫК и. 1) Клоунлык, шамакай ( 1–3 мәгъ.) шөгыле һәм осталыгы. Халык, ди ул [Ш.Әхмәдиев], театрга, концертка тәрбия, әхлак алу, күңел ачу өчен бара. Ләкин һич тә шамакайлыкны, балаган уенын карар өчен түгел! М.Мәһдиев . Актёрларның уеннары да шамакайлыкка күбрәк корылган булырга тиеш. Р.Батулла

2) күч. Шамакай (4 – 6 мәгъ.) холкы, җиңел акыллылык, җилбәзәклек; җитди булмаган, мәгънәсез кыланыш. Ул яшьтән үк ахмаклыкны, шамакайлыкны гына түгел, артык беркатлылыкны да яратмады. Д.Каюмова. [Асук:] Без шул ахмак шамакайлыктан качып, дөнья малыннан ваз кичеп, вак мәшәкатьләрне ташлап, дәрвиш булып киттек ич инде. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә