ШАМАКАЙЛАНУ ф. 1) Шаярту, кешеләрнең күңелен күтәрергә, көлдерергә тырышу. Ләкин ул анда да тик кенә тора белми, куллары белән ниндидер фокуслар күрсәтә, шамакайлана. Х.Камалов. Сезнең күңелне күрер өчен генә шамакайланасым килми. К.Кәримов

2) күч. Үзен тиешенчә җитди тотмау, сүзне урынлы-урынсыз көлкегә бору, маймыллану. Әдәби материалда уенны арзанлы көлдерүгә, шамакайлануга борып җибәрү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. А.Әхмәдуллин. Җиңел-җитез адымнар белән рәтләр буйлап китте, кемгәдер елмаеп сүз катты, кемнәргәдер назлы-җылы комплиментлар әйтте, шаярды, көлде, бу дөньяда бер генә гаме, бер хәсрәт-мәшәкате юк кеше сыман рәхәтләнеп шамакайланды. Р.Мулланурова

Шамакайлана башлау Шамакайланырга тотыну. – Вакыт бездә капчыгы белән, – яңадан шамакайлана башлады егет. Р.Гаязетдин

Шамакайланып алу Бераз вакыт, берара гына шамакайлану. Картның әллә нигә шамакайланып аласы килеп китте. Р.Гаязетдин

Шамакайланып йөрү Озак вакыт, еш кына шамакайлану. Камил Мотыйгыйның үзен үзе «татар Шаляпины» дип атап шапырынуы, Тукай белән араларының киселүе, 1915 елда, мөфти Солтанов вафат булганнан соң, үз кандидатурасын мөфтилеккә тәкъдим итеп шамакайланып йөрүе кебек тискәре фактлар да Сүзлектә ачылмаган, ягъни Мотыйгыйның фаҗигалы тормышы берьяклы гына яктыртылган. А.Тимергалин. Фәгыйләне баштанаяк җентекләп күздән кичерде дә өнәмәвен яшермичә мыгырдап куйды: – Мөслимә башың белән шамакайланып йөрмә монда, бар, юлыңда бул, китә бир. С.Сабиров

Шамакайланып тору Күпмедер вакыт шамакайлану; хәзерге моментта шамакайлану. Минем ахмагым, беләсең килсә, шамакайланып торма әле, Нурсөя. М.Хәбибуллин. Ә сез, биюче булгач, ул клоун сыман гел көлеп, шаярып, шамакайланып торырга тиештер, дип уйлагансыздыр, шулаймы? З.Хәким

Шамакайланып утыру сөйл. к. шамакайланып тору. Әлбәттә инде, җитди эш вакытында шамакайланып утырган Гомәр укытучының ачуын китерә. Г.Рәхим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә