ШАМАКАЙ и. фар. 1) тар. Борынгы халык уеннарында, комедияләрдә, балаган тамашаларында төрле киемнәргә киенеп, кыланып халыкны көлдерүче комик персонаж; паяц; татарларда шамакай уенын алып баручы кыз. Шамакай булып киенү

2) Циркта төрле мәзәкле номерлар башкаручы, тамашачыларны көлдерүче артист; клоун. Цирктагы шамакай кебек, төрле-төрле төсләргә буянган. Н.Гыйматдинова. Җырчыны алып кереп киттеләр. Келәмгә түгәрәк гәүдәле шамакай чыгып басты. К.Кәримов

3) тар. Патша сараенда, бай йортта һ.б.ш.да кызык кыланмышлары, мәзәкләре белән хуҗаның һәм кунакларның күңелен ачучы кеше; русчасы: шут. Заркан (Зеркон) – гаҗәеп язмышлы, даны әллә кайларга таралган шамакай. Коточкыч ямьсез кыяфәтле гарип – аксак, борынсыз, бөкре кәрлә. З.Хәким. Беркатлылар исә өстенлек сөйгән кешеләрнең күңелен күтәрер өчен кирәк, патшалар янында йөргән шамакайлар кебек. К.Кәримов

4) Мәзәкчән, уен-көлке сөючән, шук табигатьле кеше. Шамакай да инде бу егет!

5) Үзен тиешенчә җитди тота белмәгән, гел маймыллана торган, төпсез, җиңел холыклы кеше; авторитетсыз, килде-китте кеше. Курчак кебек матур кызы ниндидер бер шамакай белән бәйләнгән! И.Юзеев. Ниһаять, сөйкемле, гакыллы, тапкыр Юркам ярты ел эчендә тәмәке пыскытып, гитара чиртеп, коридор тузанын кагып йөрүче шамакайларның берсенә әйләнде дә калды. А.Гыйләҗев

6) Икейөзле, ялагай кеше; марионетка. Яңа фаҗига шунда ки, кичәге кызыл авызлы фиркалыларга алмашка бүген милләтпәрвәр булып кыланучы тәмле телле шамакайлар килде. А.Тимергалин. Банкет – хәерчеләр, ялагайлар һәм шамакайлар оҗмахы. З.Хәким



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә