ШАМА и. кыт. диал. Чәйне пешереп, эчеп бетергәннән соң кала торган чүбе. – Бу заманда комсыз байлар Ярлыны читкә тибәрә. Хәтта хәлфәне алдыйлар, Чәй диеп шама җибәрә, – ди һәм садакага җибәргән шаманы байның үзенә тоттырып китә. С.Кудаш. Менә аның [ әнинең] чәй кайнаткан чыбыклары... Менә шама түккән җире. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә