ШАЛЯ’Й-ВАЛЯЙ рәв. рус 1) Эшсез, эшләмичә, вакытны бушка уздырып. Беркайда да эшләми, укымый торган, шаляй-валяй йөрүче, араларында хулиганнары да булган яшүсмерләрне исәпкә алып, һәрберсен, тәрбияви эш алып бару өчен, район җитәкчеләренә беркетеп чыктым. Т.Галиуллин

2) Аннан-моннан, әштер-өштер, җиренә җиткермичә, түбән дәрәҗәдә. Дядя Митрий шаляй-валяй эшләгәнне яратмый ул. Г.Әпсәләмов. Җыеп алу өчен иң авыры – бәрәңге. Монда кул көче сорала. Шәһәрдән тегеләй-болай гына кайтып, шаляй-валяй гына эшләп йөрүчеләр дә мәсьәләне хәл итми. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә