ШАЛФЕЙ и. лат. бот. Иренчәчәклеләр семьялыгыннан эфирга бай, шәмәхә чәчәкле, хуш исле, күпьеллык дарулы үләнчел үсемлек; теш уты, елан тамыры. Чәй сары мәтрүшкә, шалфей, акчәчәк, эт шомырты чәчәге кушып пешерелсә, тонусны, кәефне күтәрә ---. Т.Әйди. Быелның апрелендә Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко тәмәке катнашмасы составында шалфей, Гавай розасы һәм зәңгәрсу лотос үләннәре булган матдәләр сатуны тыйган карар кертте. Л.Гобәйдуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә