ШАЛТЫ’Р-ШОЛТЫР иярт. 1. 1) Авыр, зур металл әйбергә бәргәләгәндә яки шундый әйберләр бер-берсенә бәрелгәндә чыккан төрле тондагы тавышларны белдерә. Тукта, чү, безнең дә монда кинәт шалтыр-шолтыр гөрелте купты! Э.Касыймов. Колакларында – алка, кулында – кечкенә тукмак. Һәрбер хәрәкәтеннән шалтыр-шолтыр тавышлар чыга. Н.Фәттах 2) Тигезле-тигезсез ритмда селкенү, калтырау, чайкалу рәвешен белдерә. Чокырларда арба шалтыр-шолтыр селкенә, яралылар ах-ух киләләр, яраларын тоткан итәләр. Х.Камалов. --- яшь кенә проводница кыз да керергә кат-кат үтенеп карады, әмма Рушан тәки шалтыр-шолтыр бәргәләнеп-суккаланып бара торган тамбурда басып калды. Р.Мирхәйдәров 2. с. мәгъ. 1) Шалтырый торган, шалтыравык. Калтырча шикелле шалтыр-шолтыр булса да, трамвай үзенекен иткән – егет йокыга талган һәм үз тукталышын узып киткән иде. Р.Кәрами 2) күч. Көйсез, моңсыз; көе матур, төзек булмаган. Шалтыр-шолтыр музыкага алар идән уртасыннан әйләнгәләп киттеләр. Н.Фәттах 3. рәв. мәгъ. 1) Шалтыраган тавышлар чыгарып. Бераздан калтырча «Запорожец» төтен торбасын җирдән шалтыр-шолтыр өстерәтеп китеп барды. М.Галиев. Телеграф баганасы очраган саен туктала-туктала шалтор-шолтыр барган поезд Уфа вокзалына икенче көнне иртән генә барып җитте. Р.Мөхәммәдиев 2) Ашыгып, кабаланып, дөбер-шатыр. Шофёр бүген шалтыр-шолтыр йөри, Командировкага ашыга. М.Шабаев |