ШАЛТЫРАШУ ф. урт. юн. к. шалтырау. Ул арада чиләк-табаклар, шалтырашып, урыннарыннан кубалар. Ф.Яхин

Шалтырашып алу Бераз гына, берара яки бер мәртәбә шалтырашу. Кулыннан каз боты төшеп китте, тәлинкә, чәнечке, кашыклар кузгалышып, шалтырашып алдылар. Ф.Яхин

Шалтырашып кую Бер мәртәбә шалтырашу. Анда әтәчләр кычкыргалый, бозаулар мөгердәшеп алгалый, чиләкләр шалтырашып куялар ---. Ф.Яхин

Шалтырашып тору Гел шалтырашу, гомумән шалтырау үзлеге булу; хәзерге моментта шалтырашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә