ШАЛТЫРА’У ф. 1) Каты, гадәттә тимер әйберләр бер-берсенә бәрелгәләп, шалтыр-шолтыр иткән тавыш чыгару. Һадины сискәндереп, капка келәсе шалтырады. М.Хәсәнов. Кызның кружкасына шалтырап акча коелды. Йөрәк өзгеч бу җыр барысының да күңелләрен тетрәткән иде ---. М.Мәһдиев. Ул, йозакны ачып, дугасын элмәктән алган булган икән инде, тимер бастырма кулыннан шалтырап җиргә төште һәм ишек ачылды. Х.Камалов

2) Чайкалу, селкенү. Тагы арбада шалтырарга, авыртудан телләрне чәйнәп, канатып бетерергә туры килде. Х.Камалов. Шунда товар ташучы поездның бер шалтыравык вагонына эләктем дә Урыссуга элдерттем. Шалтырап кайта-кайта йоклап кителгән. Ф.Яруллин

3) Берәр прибор, җайланма тавыш сигналы бирү, чылтырау. Без чыгарга җыенып кына беткәндә, телефон шалтырады. М.Кәбиров. Фәннур бер агарды, бер күгәрде, нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачты, әмма әйтергә өлгермәде – дәрескә чакырып, кыңгырау шалтырады. А.Гыймадиев. Ә берничә минуттан иртәнге алтыга куелган сәгать шалтыраячак иде. Г.Нурулла

4) күч. Үтәдән-үтә кибү, корып кату. Олег Антонов, кулына пычкы алып, шалтырап кипкән чыршыларны вак-вак кыска пүләннәргә турап ташлады. А.Хәсәнов. Сбердлау урманнарыннан аякларына ырматиз эләктереп кайткан уллары Миңнетдин ---. Сөякләре кибә, ди, аның. Юкагач кебек шалтырап кибә, ди. А.Хәлим

5) күч. Кирәккән-кирәкмәгән сүз, буш, мәгънәсез сүзләр сөйләп йөрү; мактану, шапырыну. Хәл кылынып бетмәгән мәсьәлә турында шалтырап начар иткәнсез, иптәш Дубцова. Ш.Камал. – Главаның маңгаена пуля җибәргәннәр! – ди-ди шалтырап бара икән. Ф.Баттал

◊ Шалтырап тору 1) Бөтенләй буш булу. Пешерергә куймакчы идем, су беткән, чиләкләр шалтырап тора. Н.Әхмәдиев. Тагараклар шалтырап тора, маллар астында ник бер бөртек салам булсын. Ә.Галиев. Чүмеч белән чиләктән су алырга дип үрелде. Әмма ул буш, шалтырап тора иде. Ф.Яхин; 2) Нык, үтәдән-үтә кипкән булу; 3) Нык ябык, арык булу, шыр сөяккә калу. Минем каным белән туган илнең газиз туфрагы шулай күп сугарылган, күрәсең, шалтырап торган сөяктән һәм җыерчыкланып беткән тиредән башка бернәрсәм дә калмаган. М.Яһудин

Шалтырап алу Бераз гына шалтырау. Шул төннән башлап, ул йокыдан калды, ишек шыгырдаса да, капка-койма шалтырап алса да, өй почмагыннан мәче үрмәләп менеп китсә дә Нургали кайткандыр кебек тоела: – Син, син, карале, дим, ишетәсеңме? М.Мәһдиев

Шалтырап йөрү Теләсә кайда, гел шалтырау. Бу кем тагын, дөньяга сыймастай булып шалтырап йөри? Р.Ишморат

Шалтырап калу Берәр эш-хәрәкәт артыннан шалтырау. Иңбашларына куелган өр-яңа, көнгә дә рәтләп күренмәгән кызыл читле ука эполетлар, уңнан сулга таба ука бау белән асылындырып тагылган көмеш саплы нәфис кылыч, күкрәк өстендә кадалган көмеш герб белән гаскәри бер нишан Искәндәрне хикәяләрдәге шаһзадәләр кыяфәтенә кертеп, аның һәрбер килешле, матур адымы саен шалтырап калган шпор тавышлары йөрәктә күптән сүнгән әллә нинди бер дәрт, гайрәт кылларын чирткәндәй хис иттерәләр иде. К.Тинчурин

Шалтырап китү Кисәк шалтырау. Гомумән, шундый кашыгаяк бик шалтырап киткән чакларны алмаганда, татарның ире дә, хатыны да гаиләдә ул-кыз җиткереп, төче коймагын ашап дигәндәй яши бирәләр. Н.Исәнбәт. Шул арада тышкы ишек шалтырап китте, идәнгә йозак төште. Дамир тиз генә бер почмакка сыенды. И.Хуҗин

Шалтырап кую Көтмәгәндә шалтырау; бер мәртәбә, кыска гына шалтырау. Шулвакыт телефон шалтырап куйды һәм телефончы капитанны аппарат янына чакырды: Мәскәү! И.Хуҗин. Якалары тузган зәңгәрсу курткасы бөгәрләнеп беткән; атлаган саен, биштәрендәге буш банка белән алюмин калак шалтырап куя; сандалие, овчарка сыман, телен чыгарган. А.Зәки

Шалтырап тору Даими, өзлексез, әледән-әле яки хәзерге вакытта шалтырау. Арнольд өйләнгәч, йортка тынычлык иңдереп, көн-төн шалтырап торган телефоннар тынды. Г.Нурулла

Шалтырый башлау Шалтырарга тотыну. Хуш, аннан китеп бераз баргач, кашыклары шалтырый башлады. К.Насыйри . Дания фатир ишегеннән кереп, өстен дә салырга өлгермәде, телефон шалтырый башлады. Г.Габидуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә