ШАЛТЫРАТУ ф. 1) Тимер, калай һ.б.ш.дан ясалган әйберләрне бер-берсенә орындырып, бәргәләп, суккалап, шалтырау тавышы чыгару, шалтыр-шолтыр китерү. Ул да түгел [машина], әрҗәсендәге сөт флягаларын шалтыратып килеп тә җитте. Ә.Хәсәнов. Операция сестрасы зур ак эмаль тазга шалтыратып инструментларны тутыра башлады. М.Маликова

2) Телефон челтәрендә номеры булган билгеле абонент белән элемтәгә керү өчен, аның номерын җыеп, сигнал бирү. Прокурорның үзенә үк шалтыратасың калган. Ә.Сафиуллин. Бер номерга шалтыраттым. Трубканы ир-ат алды. Җ.Гасыймова // Берәр кеше белән телефон ярдәмендә элемтәгә кереп сөйләшү, хәбәрләшү, аралашу. Яңгура берничә тапкыр телефоннан шалтыратты, аннары үзе дә гостиницага килеп чыкты. Г.Әпсәләмов. Дженет миңа көн саен диярлек шалтыратып тора: хат килсә-нитсә, берүк шул көнне үк безгә китер, ди. Ф.Яруллин

Шалтырата башлау Шалтыратырга керешү. Алексей Лукич, әрнеп: – Мин дә бит кеше, минем дә нервыларым бар, минем дә вакытыннан элек инфаркт аласым килми, – диде. – Иртән иртүк шалтырата башлый да кичкә кадәр эзәрлекли. Г.Әпсәләмов. Белеп торам: ярты минуттан әни пыр туздырып шалтырата башлаячак. А.Әхмәтгалиева

Шалтыратып алу Тиз генә шалтырату. Аш кайнаган арада, тулай торакка шалтыратып алырга булды. Ф.Яруллин. Бәхетенә, Казанга оча торган рейска да өлгерде. Үзен каршы алуларын үтенеп, апасына шалтыратып алырга да онытмады... Г.Габидуллина

Шалтыратып йөрү Һәрвакыт, һәркайда, озак вакытлар шалтырату. Артыңда хатының табак-савыт шалтыратып йөргәндә, ничек язасың инде, ди. Л.Ихсанова. Кадровыйлар армия юбилее медален, яшел материалдан, сап-сары сызык үткән БАМ медален, тегенди-мондый значокларын шалтыратып йөргән булалар. С.Шәрипов

Шалтыратып карау Сынау, белү, тикшерү өчен шалтырату. Район сельпосына шалтыратып та карадым, андый товарлар хәзергә бездә юк, диләр. Т.Гыйззәт. Алай да йөрәге түзмәде, Ләйләләрнең өенә шалтыратып карарга булды. Ф.Бәйрәмова

Шалтыратып кую Алдан шалтырату; бер мәртәбә, кисәк шалтырату. Кереп кунарга урыныгыз булмаса, мин Сезгә бу хат белән берничә адрес җибәрәм. Аларга мин телефоннан шалтыратып куйдым: бу мәсьәләдә Сезгә кыенлыклар булмас. Ф.Яруллин

Шалтыратып тору Даими рәвештә, еш, әледән-әле яки хәзерге моментта шалтырату. Врачларга шалтыратып торганда гына, Айтуган абыйлар килде. Ф.Яруллин. Барыгыз, кайтыгыз, ярты сәгать саен шалтыратып торыгыз, дип, дежур врач телефон номеры белән бергә күңелемә шом салып кайтарып җибәрде. Бу тормышта ниләр бар?

Шалтыратып чыгу Билгеле вакытның башыннан ахырына кадәр шалтырату; һәрберсенә берәм-берәм шалтырату. Шәһәрнең бөтен милиция бүлекләренә шалтыратып чыкты ул. Л.Ихсанова. Көне буе танышларга, дусларга шалтыратып чыктым, телефонның акчасы беткәч кенә туктадым. Р.Вәлиев

Шалтыратып яту сөйл. к. шалтыратып тору. Кабаланып, бөтенләй башка кешеләргә шалтыратып ята бит, ә! Л.Ихсанова. Кичә анасы тагын: «Баламны күрергә кайтам», – дип шалтыратып ята. Р.Хәсәнова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә