ШАЛТЫРАВЫКЛЫ с. 1) к. шалтыравык 1. Балаларны күп вакытта үсемлекнең җимешләре – шалтыравыклы серле капкачлы тартмачыклары, ашарга тәмле майлы орлыклары җәлеп итә. Агулы үсемлекләр

2) Берәр төрле шалтыравыгы булган

3) күч. Табигый булмаган рәвештә яңгырап, чыңлап чыга торган (тавыш тур.). Камышлар арасында кемдер гакылсыз рәвештә кычкыра, ниндидер ят һәм ярык, шалтыравыклы тавыш белән тотына алмый көлә башлады: – Ха-ха-ха-ха! Һ.Такташ

4) күч. Файдасы, мәгънәсе, гамәли әһәмияте булмаган, буш, мактану, масаю, шапырынуга кайтып калган. Ләкин шулкадәресе дә бар: еллар үткән саен, андый шалтыравыклы, ялтыравык сүзләр, авыз суларын корытып бәхәсләшүләр үзләренең кызыгын югалтты. М.Хәсәнов. Ахыр килеп, югары шигъри өслүп хәрби уеннарга багышланган шалтыравыклы чакырулар белән алышынды. Э.Халидов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә