ШАЛТЫРАВЫК с. 1. 1) Шалтырый торган, шалтырап тора торган

2) Селкенеп, чайкалып, калтырап тора торган. Шунда товар ташучы поездның бер шалтыравык вагонына эләктем дә Урыссуга элдерттем. Ф.Яруллин

3) күч. Сөйләмчәк, күп сөйләшүчән; мәзәкчән. Арбадан шулай тиз генә төшкәнгә, шалтыравык Равил белән шулай тиз генә аерылышканга бераз моңсу да, авыр да кебек. Н.Фәттах

4) күч. Мактанчык, шапырынучан. Минем бик зур бер кимчелегем бар: мин тормышны һәм безнең киләчәкне шактый тирән итеп аңлый беләм, мин тар фикерле дә, вак та, коры шалтыравык кына кеше дә түгел. Г.Бәширов. Безнең заманда борчуга, моң-сагышка урын юк, кеше гел куанып, көлеп-биеп, җырлап кына яшәргә тиеш дип уйлаучы шалтыравык оптимистлар бик ялгышалар. Г.Әпсәләмов

5) күч. Буш, мәгънәсез, файдасыз. Ясалма пафостан, шалтыравык буш сүзләрдән бик сакланганга, гадиләрен тиз генә таба алмады, икенче яктан, профессорлар алдында артык авылча күренүдән курыкты. Г.Әпсәләмов. Намуссызлык тыштан никадәр ялтыравык булмасын, эчтән шалтыравык ул. Г.Хөсәенов

2. и. мәгъ. 1) Бәрелгәндә, сугылганда шалтырый торган куыш, буш предмет. Чит илдә эшләнгән таза тимерле машинаны калай мичкәләр вата-җимерә алмаса да, янга, артка чигенүчегә комачау ясарлык кына көч бар иде ул шалтыравыкларда. Т.Галиуллин

2) Читенә шөлдерләр тезелгән кыршау яки кечкенә барабан формасындагы бәрмә уен коралы; русчасы: бубен. Бер чегән шарманщигы, янында шалтыравык тоткан чегән хатыны, артларыннан бер көтү бала шаулашып йортка керәләр. Ф.Сәйфи-Казанлы

3) Селкеткәндә, кагылганда эчендәге вак нәрсәләр шалтырый торган куыш балалар уенчыгы; русчасы: погремушка

4) к. кыңгырау ( 3 мәгъ.). Тавыш, якыная-якыная, безнең тугрыга килеп җитте. Инде моңлы җыр тавышы җиренә ишегебезнең шалтыравыгының тавышын ишетә идек. С.Гыйффәт

5) Халыкка хас булмаган, яңгыравы матур тоелмаган уен коралы яки музыка уйнату җиһазы. И-их, гармунда уйнасаң икән син. Бу шалтыравыгың күңелне кытыклап кына уза бит ул. Ә гармун бар хәсрәт-кайгыңны актарып чыгара. Р.Вәлиев

6) күч. Буш сүз сөйләргә, шапырынырга яратучы, мактанчык кеше. Фырт машиналарда йөргән егетләрне мин буш шалтыравыклар гына дип уйлый идем. Ф.Яруллин. --- үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүче, әмма дә ләкин күкрәк киереп, олы язучы кыяфәте чыгарып йөрүче шалтыравык калай әтәчләр шактый гына очрап торса да, Рафаэль Мостафин кебекләр, чыннан да, күп булмады ---. Р.Миңнуллин

7) күч. Буш сүз, коры мактану; бернинди әһәмияте, мәгънәсе, файдасы булмаган, сүз өчен генә эшләнгән эш-гамәл. Бөтен хезмәт бушка китте. Биш яңа образ эшләрлек вакытыбызны шушы шалтыравык эченә тыктык. Ю.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә