ШАЛТЫР иярт. 1. Берәр буш, куыш әйбер төшеп яки бәрелеп тәгәрәп киткәндә, пыяла ватылганда барлыкка килгән һ.б.ш. яңгыравык тавышны һәм шалтырау рәвешен белдерә. --- Камил абый тотып торган бүкән туп урынына атылып тә китте. Баштагы мәлдә сызгырган тавыш кына ишетелеп калды, бүкән мунча тәрәзәсен шалтыр иттереп, эчкә кереп юк булды. Ф.Сафин. Трамвай килә, урам-йортлар тетри, Селкенә ул, шалтырр, тиз йөри, Тукталышын үтеп китте бере, Икенчесе әле күренми... Ф.Яхин 2. с. мәгъ. Шалтырый торган. – Шушы шалтыр арбаң белән космоска очырасың бит инде! – дип, Хафизны орышырга кереште. А.Хәсәнов |