ША’ЛТ-ШОЛТ иярт. 1. Берәр каты нәрсәнең әле бер төрле, әле икенче төрле итеп, кабат-кабат кисәк килеп бәрелүеннән барлыкка килгән саңгырау тавышны белдерә. Бухгалтер гына бит ул... шалт-шолт, шалт-шолт... И.Юзеев. Шалт-шолт – касса аппараты чутлап акчаны йота, бәхетле бәндә алган әйберен барып кочаклый, машинага күчереп зык куба, соңгы чиктә калган тиененә берәр яртылык җыештыра. К.Кара 2. рәв. мәгъ. 1) Шундый тавыш чыгарып. Ишек төбендә торучы ишекләрне япты, шалт-шолт иттереп бикләп тә куйды. Н.Дәүли. Тагын өстәле янына атылды, тартмаларны шалт-шолт ачып япкалый башлады. Г.Әпсәләмов 2) Бик җәһәт кенә, оста, җайлы итеп. Менә бу коралны карагызчы: балтасы, пычкысы, көрәге, өтергесе бар – кнопкасына басасың да шалт-шолт алыштырып кына куясың. А.Тимергалин. Зоотехник ат янына килергә куркып торганда, җырчы Салават абый килде дә шалт-шолт укол кадап чыкты. Р.Батулла |