ШАЛТ иярт. 1. 1) Каты әйберләр бер-берсенә кисәк шапылдап бәрелгәндә барлыкка килгән тавышны белдерә. Барлас авызын җиң очлары белән генә ышкып алды да, пәкесен шалт иттереп ябып, кесәсенә салды. Н.Дәүли. Колхозыңда эш барамы-юкмы, бухгалтериядә көне-төне чут сугалар: уңга төймәләрне шалт, сулга төймәләрне шалт! Н.Әхмәдиев 2) Берәр эш-гамәлнең көтелмәгәндә, кискен хәрәкәт белән, бик тиз, кыю итеп башкарылу рәвешен, кисәк килеп чыгуын һ.б.ш.ны белдерә. Сый-мазар юк инде, гафу! Кунаклар чакырганны искә төшереп, кибеткә йөгереп барсам, шалт, ябып куйганнар, чукынганнар. И.Юзеев. Кызларның капкадан килеп керүе була, шалт салкын су болар өстенә. Ф.Яруллин 3) Кисәк китереп сугу, бәрү, ату рәвешен белдерә. Анда күп сөйләшеп тормыйлар. Алып чыгалар да шалт маңгаеңа берне! А.Хәсәнов. Шуннан үзе сизми дә кала – шалт тимерчыбык моның кулына. Г.Мөхәммәтшин 2. рәв. мәгъ. 1) Кисәк, кискен хәрәкәт белән. Мин, шалт борылып, кереп тә киттем. Бар да басып катып калды. Ю.Сафиуллин 2) Бик җиңел итеп, авырсынмыйча, бик тиз генә. Менә күрерсез, Карелия тайгасына аяк кына басыйк, мин сезгә бер карт Топтыгинны шалт аударып бирәм. А.Хәсәнов 3. хәб. мәгъ. 1) Эш-хәрәкәтнең көтелмәгәндә, кисәк, бик тиз башкарылуын белдерә. Тәнкыйтьченең дә ниндие бар да ниндие юк. Берәр уртача роман чыктымы, шунда ук уртача мәкалә – шалт! Н.Нәҗми. Зәйтүнә йоклап китүгә, әкрен генә үрмәләп киләсең дә чәченнән таракны шалт! Н.Кәримова ◊ Шалт берне! Кисәк яки каты итеп сугып, бәреп җибәрү турында. Узып киткәч, артыннан килдем дә утын агачы белән шалт берне түбәсенә. З.Мәхмүди. Шалт итеп 1) Кисәк, уйламаган җирдән. Кемгәдер охшаган бит бу. Шалт итеп искә төште. Яшь чакта яратып йөргән марҗам Маруськаның игезәге ләбаса! Т.Миңнуллин; 2) Берәр эш-хәрәкәт бик тиз, төгәл, җитез, җиңел башкарылу турында. Барына да дүрт сутый шалт итеп бүлеп куелган, койма белән әйләндерелгән. Э.Яһудин. Тегеләрнең җавап биргәнен дә көтмичә, тәрәзәне тартып ача да саңаклары селкенеп торган тере балыкларны шалт итеп тәрәзә төбенә китереп сала. М.Зарипов; 3) Төп-төгәл, таман. Менә, гөлкәем, бот сөягең оясыннан чыккан. Хәзер без аны шалт итеп урынына утыртып куярбыз. Ф.Яруллин. Шалт иткән Өр-яңа; югары сыйфатлы, бар ягы да килгән; бик таман, төп-төгәл туры килгән. Әмма бездә бик сирәк авиакомпания яңа шалт иткән очкычлар белән мактана ала. Р.Бикмөхәммәтова. Шалт, Мөхәммәтҗан! Берәр эш-гамәлнең, вакыйга-күренешнең бөтенләй көтелмәгән, логикасыз, сәер, көлке һ.б. булуы турында. Кай ара акча җыйган бит, Дача салдырып куйган бит, Шалт, Мөхәммәтҗан! Ш.Галиев. Маяковскийның тыелган ике шигырен укыганыем. Шалт, Мөхәммәтҗан, ун ел Магадан лагерьлары. А.Хәсәнов. Шалт та шолт к. шалт-шолт. Нинди егет ул, наган тагып, сөйгән кызы янында шалт та шолт атып йөргән? М.Мәһдиев. Ул ипи салган сумкасын кухняга ыргытты да, өермәдәй бөтерелеп, эчке бүлмәгә кереп китте, аннары кире чыгып, ванна, караңгы бүлмә ишекләрен шалт та шолт ачып япты. М.Маликова |