ШАЛКАН и. фар. 1) Әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан аксыл сары чәчәкле, сары яки ак төстәге итләч тамырлы икееллык яшелчә үсемлек. Түтәлләрдә җәй буе кишер, шалкан үсә. А.Гыйләҗев. Их, Сәйфи, Сәйфи, үзең акыллы адәмгә охшап торасың. Шалкан чәчеп баеган кешене күргәнең бармы? Т.Галиуллин 2) Шул үсемлекнең ашарга яраклы йомры тамыры. Син шул малайлар белән кеше бакчасыннан шалкан урлаудан бүтәнне белмисең. Ф.Яруллин. Кадыйров капчыгында бер шалкан, икенче берәүнең чикләвек зурлыгында гына берничә бәрәңгесе табыла. Р.Мостафин ◊ Шалкан бәясе Бик арзан хак, нык очсыз, бер дә кыйбат түгел. Американың күптән түгел генә үлгән мультимиллионеры Арманд Хаммер ул елларда --- Россиянең гаҗәеп байлыкларын, сәнгать әсәрләрен шалкан бәясенә алып чыгып киткән була. М.Галиев. Синең акыллы киңәшеңне тыңлап, без бу кунгасны шалкан бәясенә генә сатып алдык. С.Сабиров. Шалкан кебек 1) Таза, сәламәт, тыгыз тәнле. Кызымны да бүләккә күмеп бетердем. Түтәлдән генә казып алган шалкан кебек тыпырдап торган сау-сәламәт бала алып кайтканы өчен. А.Хәсәнов. Әһә, үзем дә «хәчтерүш» дип әйтеп салдым шалкан кебек энемә. Әй, яратып кына бит. Г.Якупова; 2) Ап-ак. Искәндәребез безнең ошатмаслык түгел шул, әрчелгән шалкан кебек ап-ак тәнле, күлмәк кидерткәндә ялгыш муенына кулың кагылып китсә, шырык-шырык көлергә тотына. Ф.Яруллин. [Бану:] Бер кисәк исле сабын бетердем инде, файдасы бармы? [Саҗидә:] Битең шалкан кебек булган инде. [Хәдичә:] Чөгендер кебек диген! Кып-кызыл бит! Н.Кәримова. Шалкан мае Әрекмән тамырының минераль вазелин маендагы төнәтмәсеннән гыйбарәт косметик матдә; русчасы: репейное масло. Миңсылу, шалкан мае белән майланган, иске пумала шикелле чәчен ике толым итеп, яшел тасма белән урап, өстенә соңгы мода энҗеле калфакны да куйды. К.Тинчурин. Нишләргә дә белгән юк – чәч коела, маңгай киңәя, баш түбәсе такырлана. Кызларның миңа карап аһ итмәүләрен шуннан күрәм. Кычыткан төнәтмәсе белән дә юып карыйм, шалкан мае да сөртәм ---. А.Хәмзин. Шалкан суы Туклыксыз, сыек, тәмсез шулпа. Бер чүмеч шалкан суы – әшәке баланда өчен бер-берсен этешеп-төртешеп беттеләр, бер-берсенең кулыннан табакларын, консерв банкаларын тартып алдылар. Г.Әпсәләмов. Шалкан шулпасы к. шалкан суы. Икенче көнне, караңгы төшкәч, Йозеф бер котелок баланда – шалкан шулпасы алып килде. Г.Әпсәләмов. Шалкан чәчерлек булу Бик күптән юынмау, керләнү, пычрану, тузан утыру. --- колак тишекләренә шалкан чәчерлек булган, ямаулы ыштан кигән сагызлы чәчле малаеның кулына кабартма кисәге тотып урамга чыкканына тап булган әти кеше болай гына, бәхете ташыганнан гына әлеге сагызлы башка берне биреп ала – ризыкның кадерен бел! М.Мәһдиев. Тырнагың киселгән булсын. Колагыңа шалкан чәчерлек булмасын. Якаң керләнмәсен. А.Тимергалин |