ШАЛДЫ’Р-ШОЛДЫР иярт. к. шалтыр-шолтыр. Көймәдән төштеләр, ярга менделәр һәм, шалдыр-шолдыр селкенеп йөргән трамвайга утырып, шәһәргә кайтып киттеләр. Ә.Еники. Трактор, кара төтен ургытып, каты гына такылдап алды да кинәт тартылып куйды һәм, җир өстенә капланып яткан очлы тешле тырмаларны өстерәп, шалдыр-шолдыр кузгалып та китте. Н.Фәттах |