ШАЛАШ и. Колга, агач ботаклары, камыш һ.б.ш.дан печән, салам кебек нәрсәләр каплап ясалган зур булмаган вакытлы корылма. Егетләр, дәррәү кубып, палатка белән янәшә генә ылыс ботакларыннан шалаш кордылар. А.Хәсәнов. Шалаш алдында, коры печәндә, имеш, елмаеп, Уфа кызы Былбыл утыра. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә