ШАЛАПАЙ с. сөйл. 1. Җиңел холыклы, бернәрсәгә дә җитди карамаган, игътибарсыз, төгәллексез; җилбәзәк, җилкуар. – Шалапайрак бәндә булып чыкты шул, – дип, авыз эченнән генә мыгырданып җавап кайтарды ул. Н.Акмал. – Төрттеләр миңа ут, әнәтерәк шәһәрдән кайткан шалапай малайлар шырпы ташлады. Н.Гыйматдинова 2. и. мәгъ. Шундый холыклы кеше. Теге шалапай һаман бимазалап кына тора. Ә.Хәсәнов. Шуннан Фираяга эндәштеләр: – Кызым, бар әле шул шалапайга ботка салып бир. Д.Бүләков |