ШАЛА’НДА и. фр. 1) Судноларга йөк төяү-бушату һ.б.ш. өчен кулланыла торган кечерәк баржа. Җиңел яхтага таба капчык-капчык ком төягән шаланданың баруын күргәч, яр буендагы ачык авызлар һәм матрослар шактый гаҗәпләнделәр. А.Толстой. Мәрхүм Әхмәт һәм Фатех абзыйлар, төн йокламыйча, мәчет төзелешенә шаландалар белән Чабаксардан таш ташыдылар. О.Хөсәенов 2) Башлыча Кара диңгездә яссы төпле, җилкәнле һәм ишкәкле балыкчы көймәсе. Эх, хәзер менә шаланда булсын иде, шаланда! Г.Минский. Җитәм! Әгәр инде арысам, хәлдән тайсам, диңгез өсте балыкчыларның җилкәнле шаландалары белән тулы. Баркасларына алар алырлар. А.Хәсәнов |