ШАЛАМА с. 1. 1) Сәләмә, нык искергән, таушалган, җимерелгән, теткәләнеп беткән. Игътибар беләнрәк карасам, тәрәзәдән төшкән сүрән ай яктысында, аяк очымда, сәкедә, шалама бишмәтенә төренеп, балаларның берсе утыра. А.Шамов. Әмма дә берсе тузгак чәчле, шалама киемле һәм бик шапшак. Т.Нурмөхәммәтов

2) Йоны, каурыйлары тигезле-тигезсез булган, йолкынып, коелып беткән, төрле якка тырпаеп торган; йолкыш (хайваннар тур.). --- бакчада чияләр кызарып килә; бер шалама чыпчык үзенең балачыгын очарга өйрәтә ---. И.Гази. Теге шалама песи һаман мыраулап йөри. А.Гыйләҗев

3) Йолкыш, бик ярлы кыяфәтле. Өченче көн базар аша узып барам, каршыма шалама гына бер хәерче килә. А.Гыйләҗев

4) күч. Дәрәҗәсез, абруйсыз, әһәмиятсез, килде-китте, юк-бар (кешеләр тур.). Ул кызда безнең халыкка хас тыйнаклык юк... Әтисе күк шалама тургай булыр, җырлап көн уздырыр... А.Гыйләҗев

2. и. мәгъ. 1) Берәр иске нәрсәнең, гадәттә кием-салымның калдыклары, кисәкләре. Анда, шаламалар арасында, жиде-сигез яшендәге бер малай белән бер кечкенә кыз ята икән, – ут яктысында күзләре генә җемелди. А.Шамов. Вәзыйх, ара җайлана башлаганга куанып, тарантас төбенә салырга иске юрган шаламасын култыгына кыстырып, тышка атылды. Х.Камалов

2) Гомумән иске, җимерек һ.б.ш. әйбер. Ул өйне җиһазлыйсы да бар бит әле. Өр-яңа бүлмәгә яшьләр тулай торагына тыгынчыклап тутырылган шаламаларны илтеп куймассың бит! К.Тимбикова

3) мыск. Килде-китте кеше. Коля, шаламаларыңны җый да тай әле моннан. Р.Сәгъди

4) күч. Искелек, артта калганлык, кирәксез, алдынгы булмаган күренеш. ...Кирәк безгә яңа фөнүн. Яхшы тәртип, тугры канун. Бетсен иске шаламалар. Корыйк гүзәл яңа тормыш. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә