ШАКЫ’-ШОКЫ иярт. 1. к. шак-шок. Иртән дә кага, көндез дә кага, карыны ачса, аяк өсте генә капкалап чыга да янәдән шакы-шокы, шакы-шокы, шакы-шокы... Г.Сабитов 2. рәв. мәгъ. Шак-шок иткән тавыш чыгарып, шакылдап. Вагонда шакы-шокы кайту Фәниярга шактый газап, авырту китерсә дә, аның күңеле шат күренә. Ф.Яруллин. Вагон тәгәрмәчләренең шакы-шокы дөбердәп баруы тычкан кетердәткән кебек кенә тавышны якында ятучылар да ишетмәслек итеп басып китә… И.Сираҗи |