ШАКЫРДАТУ ф. 1) Шыгырдату; шак-шок китерү, шакылдату. --- ач бүреләр, көннең зәһәр суыгына түзә алмыйча, кич малга баруны исәпләп, шул карлы давыл эчендә караңгы төннәрне көтеп, тешләрен шакырдатып йөриләр. Г.Ибраһимов. – У-у, боза-ау! – диде Ислам, тешләрен шакырдатып. Н.Фәттах

2) Үтәдән-үтә туңдыру, нык катыру. Көннәр дә һаман килде-китте: кичтән генә җылыта, ә таңга шакырдатып туңдыра. С.Шәрипов. Көз бозлы таягы белән «орды» да, шакырдатып, ирне туңдырды. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә