ШАКЫРАЮ ф. 1) Үтәли туңу, кату, туңып бик каты хәлгә килү; шакылдау . Әнә шул ватык «полуторка» аркасында юлда безнең барлык бәрәңгебез өшеп бетте, педучилищеда студентларга дип пешергән кәбестә ашында шакырайган берничә бәрәңге йөзеп йөри торган иде. Г.Ахунов. Көне буе чана шуып, шакыраеп каткан киез итекләребезне шакылдатмаска тырышып кына кердек тә ишек төбендә туктап калдык. Н.Кәримова 2) Кибеп кату. Үзле балчык утта шакыраеп каткан, чүлмәк төсенә кергән иде. Р.Батулла. Көздән тырмаланмыйча калган сарут камыллары шакыраеп кипкәч, тротуар читләреннән тузан исе күтәрелде. К.Кәримов 3) Бик нык туңу, өшү (кеше тур.). Өс киемнәреңнән котылсаң да, шыкраеп катарсың, чишенмәсәң, быкырдап төпкә китәрсең. А.Гыйләҗев |