ШАКЫЛДА’У ф. 1) Каты, коры яки туң нәрсәләрнең, бер-берсенә бәрелгәндә, каты өслеккә төшкәндә, шак-шок иткән тавыш чыгаруы. Мылтык сапларының идәнгә бәрелеп шакылдаулары, авыр ботинкаларның йөргәннәре ишетелде. К.Нәҗми

2) сөйл. к. шакылдату. Иске мәктәп кырмыска оясына охшап калган: тукылдаган, шакылдаган, кычкырган тавышлар ишетелә. А.Гыймадиев

3) Үтәдән-үтә туңу, кату. Баскан саен шакылдап торган туң җирдән күтәрелгән вак тузан өермәсе, әйләнеп-тулганып, биткә килеп бәрә, әрсезләнеп күзгә, колак тишекләренә кереп тула. А.Вергазов

Шакылдап тору Гел шакылдау, шакылдау гадәте булу; хәзерге вакытта шакылдау. Башмак кебек ике эт пәйда була. Аларның теше кайчы кебек шакылдап тора. С.Шәрипов

Шакылдый башлау Шакылдарга тотыну. Аның чүкече шакылдый башлагач, Мәрьям чаршауның бер иңен шытырдатып тартып төшерде. М.Маликова . Сул як күршесе Тәкетдин карт уфалла арбасы янына чатанлап килде дә шакылдый башлады. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә