ШАКЫЛДАТУ ф. 1) Агач, таш, сөяк кебек каты өслеккә берәр каты әйбер белән бәреп, шак-шок иткән тавышлар чыгару. Җил тәрәзә капкачларын каерып атарга теләгәндәй шакылдата, морҗада елый-елый сызгыра. Г.Әпсәләмов . Нәрсә бу, көрәк бик зур ташка тиде, ахры? Көрәге белән шакылдатып сугып карый. А.Гадел 2) Берәр кеше утырган бүлмә яки яшәгән йортның ишегенә, тәрәзәсенә һ.б.ш.га кагып, керү теләге белдерү, чыгарга үтенү, берәр нәрсә турында сигнал бирү; шаку, кагу. Тәрәзәләрен озак кына шакылдатсам да, җавап бирүче булмады. А.Гыйләҗев. – Шеф! – ярдәмче кинәт ишекне шакылдатмыйча йөгереп керде. В.Исламетдин Шакылдата башлау Шакылдатырга тотыну. Шулай аптырабрак торганда, кинәт сул як шакылдата башлый. Г.Ибраһимов. Кичкә таба ишекне шакылдата башлады, тикшерүче янына илтүләрен сорады. М.Маликова Шакылдатып алу Аз гына шакылдату. Шәүкәт чиләктән җиз чүмече белән кайнар ботка сосып алды да йоклаган малайның җиз күбәтәсен җиңелчә генә шакылдатып алды. Н.Фәттах Шакылдатып йөрү Озак вакыт шакылдату; шакылдату белән мәшгуль булу. Төннәрен ирләр шакылдавык шакылдатып йөри. Малайлар аларга булыша. Р.Идрисов Шакылдатып кую Бер мәртәбә, кыска гына шакылдату. Малай аптырап тормады, башларына иске оекбашлар, кәгазьләр шыплап тутырды да күн итекләрне шәпләп киеп җибәрде, үкчәләрен шакылдатып куйды ---. А.Гыйләҗев Шакылдатып тору Берөзлексез шакылдату яки әле, хәзерге моментта шакылдату. Һашимов сүрән генә урынына барып утырды да, бермәлне сүз дәшмичә, карандашы белән өстәлгә җәелгән пыяланы шакылдатып торды. А.Вергазов |