ШАКЫЛДАВЫК и. 1. 1) Бәргәләгәндә, әйләндергәндә, селкегәндә детальләре үзара бәрелеп яңгыравыклы шакылдау, шалтырау тавышы чыгара, кошлар куркыту, төнге каравылда сигнал бирү һ.б.ш. өчен кулланыла торган агач җайланма. Мәктәптә дежур торулар күңелле булып китте: Югары очта да, Түбән очта да төнге каравыллар бар хәзер, урамга кайчан чыксаң да күңелне күтәреп шакылдавык тавышлары яңгырый. А.Гыйләҗев. Төн уртасы җиткәнне белдереп, шакылдавык кагып, каравылчылар үтеп китте. Р.Сәгъди

2) Шундый ук җайланмадан гыйбарәт халык уен коралының бер төре

2. с. мәгъ. Шакылдый торган, шакыл-шокыл итеп торган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә