ШАКШЫЛЫК и. 1) Чисталык булмау, антисанитария күренеше, берәр урын шакшы булу, пычраклык. Бу кадәр хәерчелек, шакшылык, тәртипсезлекнең асылы нидән гыйбарәт? Милли сыйфатмы, әллә милли изелү сәясәте корбаннарымы? Сәясәткә сылтасаң, Айчибәрләр авылына кара: нинди чиста, төзек, матур. Н.Әхмәдиев. Бу кадәр тәртипсезлектән, шакшылыктан туеп, хезмәт күрсәтүче персонал төнгә үзләренең чиста почмакларына кереп кача, ахрысы. Ф.Тарханова

2) Пычрак нәрсәләр, чүп-чар, калдык-постык; кер, пычрак. Шакшылыктан арынган казаннар җиңеләеп калды, ләкин бу гына аз иде. З.Мурсиев

3) Кешенең гадәтендә чисталык һәм пөхтәлек булмау, шапшаклык. Борын эчендәге кутырны шакшылыктан күреп, янә бер тапкыр авырткан борынга чиертте. Г.Кутуй. Халыкның сырхаулавы да шушы шакшылыктан түгел микән? З.Мурсиев

4) күч. Кеше характерындагы намуссызлык, түбәнлек, кабахәтлек кебек бик тискәре сыйфатлар, күңелендәге шундый тойгылар. Хәсис икәнсең! Синең шакшылыгыңны моңарчы күрмәгәнмен! М .Хуҗин. Ә язучы кеше андый ук шакшылыкка чумуга, намусын тәмам югалтуга җөрьәт итә алмыйдыр. Ф.Баттал

5) күч. Башка кешеләргә карата эшләнгән түбәнлек, әшәке гамәлләр. Хәтер – һәр кешенең иң хәтәр дошманы, Шулдыр, күрәсең, безгә язмыш кушканы. Яшим, дисәң, уйлап кына яхшылыклар, Җанны телә искә төшеп шакшылыклар. Р.Ханнанов. Аларның бөтен көче, энергиясе шакшылык, бозыклык эшләргә генә китә. Р.Сәгъди

6) күч. Яла, әләк, нахак сүз, гайбәт. Ләкин эчке ярсуы, бер гаепсез Рамилә адресына ыргытылган шакшылык һәм үзенең шушы мизгелдә чарасызлыгын, көчсезлеген тану Мөслимәгә карата күңелендә моңа кадәр яшәгән бар җылы хисен --- юкка чыгарып ташлаган иде. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә