ШАКШЫЛАНУ ф. диал. 1) Буялу, пычрану, шакшы хәлгә килү. Фәтхулла хәзрәтнең --- ашаганда, гадәте буенча, кычытмаса да, башын кашып шакшылануы, һәр аштан соң тарелкасын ялаган булып, бөтен сакаллары, борыннары белән майга манчылуы өй җәмәгатенә бик җирәнгеч тоелганлыктан, кызлар, бернәрсә дә ашый алмыйча, урыннарыннан ук торып киттеләр. Ф.Әмирхан. Чите төрле чүп-чарлар белән шакшыланган, өстендә зур-зур нефть таплары, фашист солдатларының мәетләре йөзгән пычрак Балтыйк диңгезе иде ул. М.Мәһдиев

2) Шапшак кешегә әйләнү, чисталыкны сакламау. Яшәсен кешечә, яшәсен безнеңчә! Эшләсен! Ничу шакшыланып йөрергә! Л.Лерон

Шакшыланып бетү Нык шакшылану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә