ШАКШЫ с. 1. 1) Арусыз, пакь булмаган, пычрак. – Суны каян алганнар алар? – дип сорый, ниһаять, Азат, бераз тынычлана төшкәннән соң гына. – Шул шакшы инештәнме? А.Тимергалин. Үтеп йөри торган бөтен җирләргә асфальт яисә таш җәелгән булганга, анда яңгырдан соң да бернинди пычрак, шакшы сулы күлдәвекләр юк. А.Галимов 2) Керле, пычранган, берәр нәрсәгә буялган. Хатын әйтә, алардан соң йортны тәртипкә китерергә ике тәүлек кирәк, ди, чөнки бөтен шакшы идәндә, учак кырында кала, шуларны җыя-җыя билләрем бетә, ди. М.Мәһдиев . Шул шакшы кулларың белән өстәл янына килергә ничек оялмыйсың? Н.Фәттах 3) Калдыклар белән пычратылган, юынтык. Шул коллектор буенча завод-фабрикаларның шакшы сулары шәһәр читенә чыгарыла. А.Алиш. Дуңгыз фермасы авыл читендә булса да, аннан агып чыккан шакшы сыекча Каран суына ук барып төшә, аннары Каракүлгә эләгә... А.Тимергалин 4) Тышкы күренеше, исе яки башка берәр ягы белән җирәндергеч, күңел кайтаргыч тоелган; нәҗес. – Сыер савып, терлек тизәге түгеп, бәрәңгедән шакшы корт җыеп яшәү миңа батмый, сеңлем, – диде. Н.Гыйматдинова. Шул вакыт лекциям бүлмәсенә чирканчык шадра йөзле, шакшы күсе кыяфәтле бер адәм килеп керде. Ф.Яхин 5) Чисталык сакламаган, гадәтендә пөхтәлек, чисталык җитмәгән, шапшак (кеше тур.). Колхоз сыерларының имчәген төкереге белән юешләтеп сава иде, шакшы хатын ул, энем! Н.Гыйматдинова 6) күч. Начар ниятле, вөҗдансыз, эчкерле, кабахәт (кеше тур.). Хәер, шакшы күңелле әшәкедән яхшыны көтеп буламы? М.Хуҗин. Үз угланнарының гомерен кыйдырткан бу адәм актыгы хәзер инде һәммә кеше өчен хәтта кол-холоплардан да очсызрак бер шакшы җан иде. В.Имамов 7) Намуссыз, оятсыз, яман, законсыз (эш-гамәл тур.). Изге эшне шакшы чаралар белән якларга ярамый. А.Тимергалин. Урыслар үзләре дә, латышлар да, башкалар да армия фанатикларының нинди ялган һәм шакшы эшләргә баруын белеп торсыннар әле! З.Зәйнуллин 8) күч. Әдәпсез, әшәке, сүгенүле, оятсыз (сүз, сөйләшү рәвеше һ.б.ш. тур.). Ул тәрбияләнгән ятимнәр йортында, аннары ФЗӨ мәктәбендә шулкадәр шакшы телдә сөйләштеләр микәнни? А.Тимергалин. Иренә бик пар килгән усал, шакшы телле Хәмдүнә иренә, урлашуны, караклыкны яраткан ике улына авыл халкыннан сүз тидермәде. Ф.Дәүләтгәрәева 9) күч. Кешенең шәхесенә тия, дәрәҗәсен төшерә торган, ялган, нахак (сүз тур.). Минем әнине пычратмакчы буласыңмы шакшы телең белән? Ә.Баян. Алыгыз, истәлеккә саклагыз ул шакшы язмагызны. Г.Әпсәләмов. Ул вакытта бу дөньяны каралткан шакшы сүзләрдән күңелеңне ничек юып бетермәк кирәк? Ф.Яхин 10) күч. Әхлаксыз, азгын, бозык (кеше тур.). Мидхәткә Ленизаның җаны пычранган кебек тоела иде. Һәм ул бу шакшы хатын белән бер ятакта була алмый иде. М.Маликова. Берничә атнадан аның мәсхәрәләнгән гәүдәсен хәрби частьтан ерак түгел җирдән таптылар. Муенына «Синең йөрәгең батыр, тик күңелең шакшы» дигән язу тагылган иде. Р.Сәгъди 11) күч. Гаделсез, гөнаһлы; күңелне кайтаргыч, биздергеч. Тормышның тискәре, усал, шакшы яклары белән көрәшкәндә туңсам, арысам әгәр, шул рәхәт минутларны хәтерләп җылынам һәм көч җыям. Г.Кутуй. Бу шакшы дөньядан ак болытларга качып китсәң генә шул. Ә.Галиева 2. и. мәгъ. 1) Кер, пычрак, пычрата торган нәрсә. Саф алтынга шакшы буялмый. Н.Әхмәдиев. Җыен әтрәк-әләмнең шакшысын юып ятарга мине әллә лашманчы карчыгы дип белдеңме? А.Гыйләҗев 2) Гомумән эшкә, кулланылышка ярамый торган, зыянлы, пычрак һ.б.ш. көнкүреш яки җитештерү калдыклары, түгелә торган чүп-чар. Кояш карны, пычрак дип тормый, ашый да ашый, юл чите көртләре кәрәзләнеп шыбырдап сөрлегәләр; яз шәһәрнең кыш буе җыеп, яшереп саклаган шакшыларын ача. А.Гыйләҗев. – Нинди шакшы ага сезнең цехлардан?.. – Кая шакшы? Бу суда балык үрчетеп була! М.Маликова 3) Хайван яки кеше организмы эшчәнлегенең калдыгы. Тәрәзәләргә чебен шакшылары катып беткән. Ш.Камал. Сызды Берлинга таба, Юл буена корсагыннан Шакшысы тама-тама. М.Җәлил 4) күч. Явыз ниятле, вөҗдансыз, эчкерле, кабахәт кеше. Шакшы, син безне агач атка атландырырга маташма! Барып чыкмас! Х.Камалов. Рухы йомшакларга җил каршы. Язылмаган канун табигатьтә: Бер яхшыны таба бер шакшы. Г.Сафин 5) күч. Әдәпсез, әхлаксыз, бозык кеше. Бер дә бер көнне мәктәптә Сөярбикә (мөгаллимәнең исеме шулай иде) үзе генә калгач, тегеләр ишекне тыштан бикләп алалар: «Диненнән язган, явыз, шакшы!» – дип каргыйлар муллалар һәм көпә-көндез ут төртеп җибәрәләр. Д.Бүләков 6) күч. Гайбәт, ялган, яла һ.б.ш. әшәке сүз, хәбәр. Тарата ул аннан шул шакшыны, Чын хәбәр, дип, төрле җирләргә. Ә.Исхак. Болар особистлар лабаса! Хәрәкәттәге армиянең артыннан шакшы җыеп йөрүчеләр. М.Әмирханов 7) күч. Гаделсезлек, хаксызлык, гөнаһ кебек күңелне кайтаргыч, биздергеч күренешләр, начарлык. Шакшы белән тулган иске дөньядан Оҗмахлар ярату безнең эшебез. Чәчкәгә бөркәнгән олы Ватанның һәрбер кирпечендә кан һәм көчебез. Х.Туфан 3. рәв. мәгъ. Чисталык, пөхтәлек сакламыйча, тиешле чисталык булмаган хәлдә. Алла сакласын, шакшы торалар дип, бөтен дөньяга яманатыбызны таратыр. К.Тинчурин. Начар булма – яхшы бул, шакшы йөрмә – ару йөр, ди. Г.Бәширов |