ША’К-ШАК иярт. 1) к. шак-шок. Баскыч буенча шак-шак баскан аяк тавышы гына ишетелә иде. М.Маликова. Шулай икәүләп эшләп ятканда, останың ишеген шакыдылар: «Шак-шак-шак». Хатипның әтисе килгән. Бары ул гына шулай өч тапкыр шакый. Н.Каштанов 2) Тешләрнең бер-берсенә бәрелү рәвешен белдерә. Яралы үзе гыж-гыж килеп сулыш ала, авызын аңсыз рәвештә ача, яба, тешләрен шак-шак китерә, шыгырдата. Х.Камалов |