ШАКУ ф. 1) Коры агач, таш кебек каты өслеккә бәреп, суккалап, коры, яңгыравыклы тавыш чыгару. Җир өстеннән «тук-тук-тук» шакыган тавыш, аның артыннан археологлар хоры ишетелә. И.Юзеев. Салкын көзләр суык җилләренә Ирек биргән, тыеп тоткысыз. Бәрә, суга, шакый, дулый бу җил. Уйлый белми, нинди коткысыз. Ф.Дәүләтгәрәева

2) к. шакылдату ( 2 мәгъ.). Синсез дә, язсыз да калгач, Шәһәребез ятим. Тәрәзәмне җилләр шакый, Я, нәрсә дип әйтим? Ф.Яруллин. Кемдер килә дә ишек шакый, килә дә шакый. Р.Вәлиев

Шакый башлау Шакырга тотыну. Юматша ишекне дөбердәтә, тәрәзәне шакый башлады, ләкин аның чәбәләнүенә игътибар итүче булмады, троллейбус китеп барды. Г.Әпсәләмов. Кырыйдан икенче йортның болдырына менеп ишекләрен шакый башлаган иде, өйалларыннан коточкыч калын тавышлы эт өреп куйгач, куркып кире китеп барды ---. В.Нуруллин

Шакый бирү Бернигә карамый шакуын дәвам итү. Шуннан ул тагы тәрәзә шакыды. Фахирәнең тавышы-тыны ишетелмәде. Фәйзулла аның саен шакый бирде. М.Галәү

Шакый тору Шактый озак вакыт дәвамында шаку. Шулай да мең ишекне шакый торгач, анысын таптык. М.Зарипов. «Җиде миллионлы халыкка китап чыгарырга тиеш бит без, нигә шуны белмәмешкә салышасыз?» – дип ишекләрне шакый торгач, Мәскәү агай кечелекле мөнәсәбәтен күрсәтеп алды. М.Вәлиев

Шакып алу Бераз гына шаку. Карандашы белән өстәлгә шакып алды да тагын кабатлады: – Иптәшләр, башлыйбыз... Н.Фәттах. Теге рядовой аларны, кулы белән генә ишарәләп, үз артыннан әйдәде дә, ишек янына килеп җиткәч, әүвәл колакларын торгызып бермәл тыңлап торды һәм кыюсыз гына шакып алды. З.Хөснияр

Шакып йөрү Озак, гел, теләсә кайда шаку. Гел йөрде ул шулай өйдән өйгә, Гел чит ишекләрне шакып йөрде. Ә.Рәшит. Җен тәрәзә шакып йөргән, ди. Әкият дисәләр дә, белер хәл юк. И.Диндаров

Шакып калу Берәр эш-гамәлдән соң да шакуны дәвам итү. Зиннәт, бу «җен хатыны»ннан котылу өчен генә биргән кебек, күптәннән кесәсендә бөгәрләнеп йөргән унлыкны чыгарып тоттырды да --- комбайнына ашыкты, ә теге чегән хатыны күрше Илдарның тимер капкасын шакып калды... Г.Гыйльманов

Шакып карау Сынау өчен шаку. Өченче катка менеп, бүлмәсе ишеген ничә катлар шакып карадым. А.Хәсәнов. Иртәгесен Азат фатирының ишеге артында көчекнең өзгәләнеп шыңшуын ишеткәч, күршеләр ишекне шакып карыйлар. А.Тимергалин

Шакып китү Үтеп барышлый шаку. Хәзер менә кемдер шакып китте. Ни уй белән килгән ул бәндә? Р.Фәйзуллин. Ничә шакып китте инде җилләр, Кояш үзе кереп эзләде, Сине дәшеп зарыктылар гөлләр ---. Ф.Яхин

Шакып кую Бер мәртәбә, кыска гына яки өзек-өзек шаку, кисәк шаку. Ишек эчтән бикле иде. Егет сак кына бер-ике шакып куйды. А.Гыйләҗев. Рәфис каты гына итеп Шәмсүннең бүлмә ишеген шакып куйды. А.Вергазов

Шакып тору Күпмедер вакыт дәвамында шаку; берөзлексез шаку; хәзерге моментта шаку. Бакча туры, өй туры... Озак шакып тормады, Серенада җырлады... Г.Афзал. Авыл кешесе капка шакып тормас. Р.Батулла

Шакып узу к. шакып үтү. Күп тә үтми, Алексеевлар йорты тәрәзәсен кара кайгы шакып уза – Иван исемле уллары фашистлар белән тигезсез көрәштә батырларча һәлак була... Ш.Мостафин

Шакып үтү Үтеп барышлый шаку; рәттән барысына да шаку. Алай да ризалата алмагач, авылны аркылыдан буйга иңләп яңа йорт җиткерүчеләрнең капкаларын шакып үтте. Р.Мөхәммәдиев. Киткәнеңне белеп, азмы җилләр Шакып үтте минем капканы. Р.Гаташ

Шакып чыгу Билгеле вакыт дәвамында өзлексез шаку; рәттән барысын да шаку. Берәү «Илвина», «Илвина» дип, төн буена минем тәрәзәмне шакып чыкты. Л.Ибраһимова

Шакып яту сөйл. к. шакып тору. Мин шушылай фикер йөртеп яткан чакта, Тагын бер «изм» ишекне шакып ята! Ш.Җиһангирова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә